Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Узган атнада Түбән Камада 39 бала дөньяга килгән

Аларның алтысы башка шәһәрнекеләр.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә 19-24 декабрьдә 39 бала дөньяга килгән. Район балалар хастаханәсенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, аларның алтысы башка шәһәрнекеләр.

Бу чорда перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 62 мөрәҗәгать килгән. Моннан тыш, бүгенге көндә хатын-кызлар консультациясендә 1 075 йөкле хатын-кыз исәптә тора, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 14 сабый һәм 11 әни дәвалана.

Узган атнада балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 429 мөрәҗәгать кабул ителгән. 746 бала ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә килгән, тагын 297 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, ә стационар дәвалануда 213 пациент бар.

Моңа кадәр без әтиләре МХО урынында булган медицина хезмәткәрләре балаларына бүләкләр тапшырдылар дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев