Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ут белән сак булыгыз!

Кар эреп бетүгә, шәһәр яны һәм басуларда коры үлән яну очраклары ешая.

27 мартта бу сезонда коры үлән януның беренче очрагы теркәлгән.

Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегеннән хәбәр иттеләр. Янгын көндез Шинчылар урамында 50 квадрат метрлы буш мәйданчыкта була. Ут чыгуның ике сәбәбе карала: махсус ут төртеп яндыру, яки ут белән саксыз эш итү.

Бакча йорты янган 
Шәһәрдән ерак түгел «Чайка» бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан. 

Янгын урынына коткаручылар килеп җиткәндә, бакча йортының түбәсе янып беткән була һәм җимерелеп төшә. Утның күрше йортка күчү куркынычы да була. Янгын сүндерүчеләр ярдәме белән ут вакытында сүндерелә. Нәтиҗәдә, 20 квадрат метр мәйданлы бакча йорты янып бетә, күрше корылмалар коткарып калына. 

Янгынның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X