Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уңайлы да, заманча да

9 декабрьдән Ижау – Түбән Кама шәһәрара поездлары форматын үзгәртәчәк. Иртән тоташ тимер вагоннар урынына «рельслы автобус»лар йөри башлар, дип көтелә.

Яңа транспорт уңайлылыгы, яхшыртылган техник мөмкинлекләре, экономияле булуы белән аерылып тора. Салонда җылыту һәм җилләткеч системалары, машинистны чакырту төймәләре бар. Анда шулай ук мөмкинлекләре чикле пассажирлар да йөри алачак. 
Моннан кала, халык соравы буенча, Ижау – Түбән Кама – Ижау маршруты буенча җомга һәм шимбә йөрүче транспорт, 9 декабрьдән башлап, көн саен йөри башлар. Шәһәрара поездларның йөрү вакыты турында мәгълүматны телефоннан 8-937-625-04-33 номерына шалтыратып белешергә, «Содружество» сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында табып була. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев