Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төзәткән өчен акча түләтмәкчеләр

«Туган як» газетасының 15 ноябрь санында чыккан «Вакыты билгеләнгән» мәкаләсендә, без, сатучыларның гарантия буенча тапшырган сыйфатсыз товарны төзәтү вакыты буенча законны бозу очраклары турында язган идек инде. Бу юлы тагын ике очрак турында бәян итеп, бу вакытта нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлатырбыз.

РТ Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлегенә ике кеше мөрәҗәгать иткән. Гарантия буенча кибеткә төзәтүгә берсе – насос, икенчесе мотокультиватор тапшырган. Закон белән каралган вакыт узып китте, әмма хезмәт күрсәтүчеләрдән бер хәбәр дә килмәгән. Ә күпмедер вакыттан соң зыян күрүчеләрнең телефоннарына «төзәткән өчен акча түләгез» дигән SMS юлланган, хәбәрдә акча күчерү өчен банк реквизитлары да күрсәтелгән. Беренче сатып алучы шикләнеп түләмәсә, икенчесе акчасын түләп тә куйган. Тик товар барыбер кайтарылмаган.
Исегездә тотыгыз – «Кулланучылар хокукларын яклау турында» кануны буенча, товарны төзәтү вакыты актта күрсәтелмәсә, җитешсезлекләр мөмкин кадәр тиз, иң күп дигәндә 45 көн эчендә бетерелергә тиеш.
Бүлек белгечләре сатучының юридик адресына хат юллаганнар һәм, хәлне аңлатыр өчен, кибеткә барганнар. Ачыкланганча, товарларда бушлай төзәтүгә керми торган җитешсезлекләр булган. Тик бу вакытта сатучы кулланучыга тикшерү нәтиҗәләре турында хат җибәрергә тиеш һәм аның рөхсәтеннән башка төзәтү инде тыела. Ике зыян күрүчегә дә товар өчен акча (икенчесенә төзәткән өчен күчергән бәясе дә) кире кайтарылган.
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук эш көннәрендә 36-63-76, 36-63-85 номеры буенча шалтырата аласыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкогольинспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев