Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тәвәккәлли, эшли... һәм оттырмый

Халыклар дуслыгы йортының беренче катында урнашкан бүлмәнең шкафы дипломнар белән тулган. Болар барысы да «Тулпар» ансамбле биючеләре яулаган бүләкләр. 27 яшьлек Илдар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге коллектив, нибары өченче елын гына эшләвенә карамастан, биек үрләр яуларга өлгерде. Илдарның әнисе Раушания һәм әтисе Айрат Шәяхмәтовлар - Түбән Камада билгеле кешеләр. Кайчандыр «Ләззәт» татар...

Халыклар дуслыгы йортының беренче катында урнашкан бүлмәнең шкафы дипломнар белән тулган. Болар барысы да «Тулпар» ансамбле биючеләре яулаган бүләкләр. 27 яшьлек Илдар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге коллектив, нибары өченче елын гына эшләвенә карамастан, биек үрләр яуларга өлгерде.
Илдарның әнисе Раушания һәм әтисе Айрат Шәяхмәтовлар - Түбән Камада билгеле кешеләр. Кайчандыр «Ләззәт» татар вокаль-инструменталь ансамблендә танышып, күп еллар шунда шөгыльләнәләр. Раушания ханымның «Туган як»та басылып килүче мәкаләләрен укучыларыбыз яратып укый. Алар балаларын да кечкенәдән үк сәнгатькә, иҗатка җәлеп итәләр. Нәтиҗәдә, кече уллары Ильяс - җырчы һәм ТНВ телеканалында «Манзара» тапшыруын алып баручы, Илдар исә башка юл белән китә.
- 1996 елда 5-6 яшемдә чакта мине әти-әнием «Нардуган» ансамбленә биюгә бирделәр. Шунда үстем дисәң дә була. Тик 2001 елда сәламәтлегем какшау сәбәпле, коллективны калдырырга туры килде, - дип башлады ул сүзен. - Ләкин биюне ташламадым. Кирәк чакта мәктәптә чыгыш ясый идем, әмма профессиональ дәрәҗәгә җитми иде. Музыка мәктәбендә баян классы буенча белем алдым. 2011 елда исә, әти-әнием каршы булсалар да, ансамбльгә кире кайттым.
Ул вакытта бию Илдарның яраткан шөгыле генә була. Егет «Нефтехим» предприятиесендә җиде ел эшли: биш ел - КИПиА слесаре, тагын ике ел аппаратчы-оператор булып хезмәт куя. Әмма биюгә булган мәхәббәте көчлерәк булып чыга. 3 ел элек ул предприятиедән китә, хореограф белгечлеге ала һәм үз ансамблен оештырып эшли башлый.
Айрат абый һәм Раушания апа башта моңа борчылалар. Аннары килешәләр. Борчылулары аңлашыла да: әйбәт кенә эшләүче егеткә эштә зур өметләр баглыйлар.
Илдар коллективына исемне озак эзли. Әнисе «Тулпар» (мифик зат - канатлы ат) исемен тәкъдим итә. Чыннан да, биегәндә егетләр-кызлар сәхнәдә очып кына йөри бит.
Биредә 5 яшьлек сабыйлар да, 23 яшьлек яшьләр дә - барлыгы 52 кеше шөгыльләнә. Егетләр җитмәгәнгә, өлкәнрәкләр белән җитәкчеләре дә бии. Аерым сайлап алу юк, һәрберсен диярлек (табиблар рөхсәт итмәгән очрактан тыш) кабул итәләр. Әмма таләпләр каты. «Нардуган»да алган тәрбия, дисциплинаны Илдар үз ансамбленә дә кертә.
- 2017-2018 елгы сезонда мин биючеләремне төрле бәйгеләрдә катнаштыра башладым. Бию куелган икән, димәк, аны күрсәтергә кирәк. Тәвәккәлләдем һәм оттырмадым. Халыкара, республика, муниципаль бәйгеләрдә җиңүләр яуладык. Күптән түгел кечкенәләр белән төбәкара конкурста катнаштык. Икенче елларын йөрүче 7-9 яшьлек балалар - беренче дәрәҗә, беренче ел гына биюче 5-6 яшьлек малайлар һәм кызлар өченче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар, - дип горурлана җитәкче.
Тик эш күп әле. Мартта һәм майда - Бөтенроссия, апрельдә шулай ук Бөтенроссия һәм Түбән Кама башлыгы бүләгенә бәйгеләр көтә. Илдар үзе яшь булса да, планнары зурдан. Коллективта җырчыларны, халык уен кораллары оркестрын булдырасы килә. Әмма әлегә мөмкинлекләр бик чикле. Мәсәлән, кием тектерергә акча юк. Балалар сәхнәдә осталыклары белән генә түгел, киемнәре белән дә сокландырырга тиеш. Шуңа күрә ярдәмгә әти-әниләр дә килә.
Эштән соң ял да итә белә Илдар. Кайнар чәй эчәргә ярата, озаграк йокларга тырыша, китап укый, дуслары белән футбол уйный. Хәл җыйгач, яңа көч белән репетицияләргә, чыгышларга чума. Уңышлар сиңа, Илдар!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X