Тукталыштан "үч алган"
Түбән Камада автобус тукталышын җимергәннәр.
Бу вакыйга төнге өчтә булса да, яшьләрнең «егетлеген» видеога төшереп алучы булган. Видеодан күренгәнчә, тыныч кына нидер сөйләшеп торган яшь кешеләрнең берсенә тукталыштагы чүп савыты комачаулый. Ул аны шактый гына типкәләгәч, юлын дәвам итә. «Тик торган баганага беркем дә бәйләнми» дигән булалар тагын. Әнә бит, тик торган чүп савытына бәйләнергә дә сәбәп таба бер «акыллысы».
Фото: https://ntr-24.ru/#
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев