«Туган як»ка язылырга онытмагыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның икенче яртысына «Туган як»ка яздыру кампаниясе дәвам итә.
2018 елның икенче яртысына «Туган як» газетасына язылу бәяләрен исегезгә төшерәбез: газетаны йорт адресыгызга китерү өчен тулы комплектка (сишәмбе һәм җомга) – 672 сум, җомга саннарына гына – 555 сум. Альтернатив язылу бәясе (редакциянең үзенә килеп кенә язылырга мөмкин): газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга – 350 сум, үзегезгә якын башка урыннардан килеп алучыларга 400 сум тәшкил итә. Тагын шунысын да искәртәбез: почтага барып язылучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларга (тиешле таныклыкларын күрсәтеп) – тулы комплект (сишәмбе һәм җомга саннарына) 597 сум 18 тиен, җомга саннарына – 505 сум 50 тиен.
2018 елның икенче яртысы өчен «Туган як»ка язылырга соңгы атналар калып бара. Әгәр әлегә кадәр өлгермәгән булсагыз, язылырга ашыгыгыз, кадерле укучыларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев