Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Туган телне хөрмәт итик!

19 октябрьдә Татарстан халкы бердәм рәвештә татарча диктант язды. Бу акция дүртенче тапкыр үтүе һәм анда республикабыз гына түгел, Россия шәһәрләре дә, чит илләр дә катнаша.

Узган ел диктантны шәһәребезнең 15 нче мәктәбендә генә язган булсак, быел бу чарада барлык мәктәпләр дә катнашты. 27 нче мәктәптә әзерлек эшләре алдан ук башланды: диктант язарга теләүче укучылар, ата-аналар исемлеге төзелде, безнең уку йортын тәмамлаучыларны да чакырдык. Белемнәрен, төрле фәннәр укытучы татар мөгаллимнәребез дә сынап карарага булды. Язучылар арасында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Фәнүзә Сабирова, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артистлары Наил Сәйфетдинов һәм Гүзәл Шәмәрдәнова да бар иде.
Диктант тексты өчен Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» мәкаләсе сайланган. 213 сүзле бу текстта бик актуаль проблема күтәрелгән: китап киләчәктә кирәк булырмы, аның язмышын ни көтә? Китап укыган кешенең рухи дөньясы бай, сөйләме матур, язуда хаталары юк. Сөйләм телен камил белеп тә, язма телне бөтенләй белмәүчеләр бихисап. «Татар теле ник кирәк, аның грамматикасын аңлап бетерерлек түгел», – дип зарланучылар да шактый. Әмма, җәмәгать, милләтебез татар булгач, башка чит телләрне бик яхшы белсәк тә, туган телебезне яратыйк, хөрмәт итик!
Кадрия ГАБДУЛЛИНА, 27 нче мәктәп укытучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев