Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалыларны Хәбир Ибраһимов белән очрашуга чакыралар

Очрашу үзәк китапханәдә була.

31 март көнне үзәк китапханәдә, «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында, «Садә җанында — дөнья гаме» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу оештырыла. 

Әлеге кичәнең кунагы — язучыдраматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге, РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе, ТР язучылар берлегенең А.Алиш, Т.Миңнуллин, Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләре лауреаты — Хәбир Кәбир улы Ибраһимов. 

Очрашу 13.00 сәгатьтә башлана. 

Әдәбият сөючеләр, язучыларның үзләре белән очрашып, аларның тормыш юллары, иҗади эшчәнлекләре белән якыннан танышу өчен китапханәбездә сезне көтеп калабыз! Бер күрешү — үзе бер гомер, диләр. Аралашып, серләрне бүлешеп яшик. 

Әнфисә Фәйзетдинова, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев