Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбәнкамалыларга районда битлек режимы нинди шартларда кертеләчәге турында сөйләделәр

Бу хакта Роспотребнадзорның Түбән Кама районы буенча территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин хәбәр итте.

Түбән Кама районында ОРВИ буенча эпидемия бусагасы 50%тан арткан очракта битлек режимы кертелергә мөмкин.

Бу хакта НТР 24 телеканалына Роспотребнадзорның Түбән Кама районы буенча территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин хәбәр итте.

«Киләсе ике атнада хәл ителәчәк. Түбән Кама районында хәзер эпидемия бусагасы 15% тан артты. Әгәр бу арту тагын бер-ике атна дәвам итсә һәм 50% ка җитсә, мәҗбүри рәвештә барлык җәмәгать урыннарында — хастаханәләрдә, уку йортларында, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында — битлек режимы кертеләчәк», — диде Изиятуллин.

Әмма ул предприятиеләрдәге һәм уку йортларындагы иртәнге фильтрларның нәтиҗәсе булыр һәм битлек режимын кертергә туры килмәс, дигән ышаныч белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев