Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Каманың табиб-кардиологлары заманча аппаратлар һәм холтерлар куллана

Ашыгыч медицина үзәге ТР Президенты ярдәме белән барлыкка килде.

Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау бүлеге матбугат хезмәтендә быел шәһәрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килгән Ашыгыч медицина үзәге турында сөйләделәр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә. 

Үзәкнең һәр каты Россиянең билгеле бер федераль округына багышланган. Стеналарда истәлекле урыннарның фоторәсемнәре урнаштырылган.

Өченче кат Үзәк федераль округка багышланган. Анда реанимация һәм интенсив терапия палатасы булган кардиология бүлеге урнашкан. Монда табиблар ашыгыч ярдәм күрсәтә. Яңа, заманча җиһазлар ярдәмендә медицина хезмәткәрләренең кирәкле барлык диагностик чараларны үткәрү мөмкинлеге бар. Бүлектә сыйфатлы техника — УЗИ аппараты, холтерлар, ЭКГ аппараты пәйда булды. Реанимация заманча карават мониторы белән җиһазландырылган. Барлык палаталарга да кислород бирү нокталары үткәрелгән.

Бүлек 45 стационар һәм 8 реанимация койкасына исәпләнгән. Хәзер биредә 41 кеше дәвалана. Пациентлар бүлекне шифаханәгә охшаган, диләр.

«Мин монда унынчы көн ятам, барысы да ошый. Иске бинада да дәваланганым булды, ләкин хәзер яңасына эләктем. Белгечләр искиткеч, табиблар белемле, туклану тәмле, барысы да шәп», — диде пациент Васил Шакиров.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев