Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада узган елда 49 мең өлкән кеше профилактик тикшерүләр узган

Шуларның 43 проценты икенче кат тикшерелүгә җибәрелгән.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Ольга Ситдыйкова Түбән Кама муниципаль районында 2022 елда профилактик медицина тикшерүе нәтиҗәләре турында сөйләде.

Ул «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» проектына җентекләп тукталды. Проектның төп күрсәткече — профилактик тикшерүләр
узган гражданнар санының артуы. 2022 елда 49 мең өлкән кеше тулысынча каралган, шуларның 43 проценты икенче кат тикшерелүгә җибәрелгән.

Беренче тапкыр 3578 авыру ачыкланган һәм 645 кеше диспансер күзәтүенә алынган. Болардан тыш, эпидемиягә кадәрге чорда муниципаль район халкына гриппка каршы вакцинация уздырылган, 128350 кеше вакцинацияләнгән (район халкының 47 проценты), шул исәптән 33 670 бала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев