Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада узган атнада ашыгыч ярдәм бригадалары 1,2 мең тапкыр юлга чыккан

Бу вакыт эчендә поликлиникаларга 461 пациент китерелгән.

Түбән Камада узган атнада ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрне коткарырга 1,2 мең тапкырдан артык юлга чыккан.

Район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу вакыт эчендә поликлиникаларга 461 пациент китерелгән, шуларның 232се хастаханәгә озатылган, калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.

Моннан тыш, дүрт кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, салкында туңган ике ир-атны кабул итү-диагностика бүлегенә алып киләләр. Тагын ун кеше юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрә, ә 96 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр ала.

Респиратор авыруларның симптомнары турында табибларга 101 кеше зарланган. Инфаркт белән 14 пациент кабул итү бүлмәсенә китерелә, 21 кеше инсульт белән хастаханәгә эләгә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев