Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада үрнәк гаиләләр конкурсына гаризалар кабул ителә

Гаризалар 17 мартка кадәр җибәрергә була.

Түбән Камада иң яхшы гаиләгә конкурс уза. Бәйгене ЗАГС идарәсе оештыра. Конкурсның максаты — актив тормыш позициясендә торучы үрнәк гаиләләрне ачыклау.

Үрнәк гаиләләр бәйгесендә тормыш корып яши башлауларына ким дигәндә 30 ел булган һәм хезмәт эшчәнлегендә, балаларны тәрбияләүдә, Түбән Кама һәм районның иҗтимагый тормышында казанышлары булган парлар катнаша ала. 

Конкурска нәтиҗәләр 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ясалачак. Җиңүчеләр «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.

Гаризалар 17 мартка кадәр zagsnk@mail.ru адресы буенча электрон почтага кабул ителәчәк. Тулырак мәгълүмат: 8 (8555) 43-19-46 телефоны буенча. 

Фото: ТМР буенча ЗАГС идарәсе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев