Түбән Камада тәүлек эчендә дүрт мең кубометрдан артык кар чыгарылган
Чәршәмбе көнне ишегалды территорияләрен җыештыру өчен 63 берәмлек махсус техника, 498 җыештыручы чыкты.
Узган тәүлектә Түбән Кама урамнарыннан 4 044 кубометр кар чыгарылды. «КПБ» МУП предприятиесе магистраль юлларны җыештыру өчен беренче сменада 32 махсус техника берәмлеге, икенче сменада 43 берәмлек техника чыгарды, дип хәбәр итә «Нижнекамск #ВКурсе» шәһәр паблигы.
Төнлә шәһәрдә юлларны кардан чистарту, квартал эчендәге юлларны киңәйтү үткәрелә. Чәршәмбе көнне ишегалды территорияләрен җыештыру өчен 63 берәмлек махсус техника, 498 җыештыручы чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев