Түбән Камада ОРВИ белән авыручы балалар саны артты
Узган атнада 425 бала ОРВИ билгеләренә зарланган.
Бер атна эчендә Түбән Камада 53 бала туган, шуларның 11е — башка шәһәрнекеләр. Шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә 370 мөрәҗәгать кабул ителгән, тагын 99 мөрәҗәгать перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә теркәлгән.
425 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән (узган атнада — 352). 317 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Хатын-кызлар консультациясендә 1 133 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалануда 279 пациент бар.
Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 17 сабый һәм 9 әни дәвалана, дип хәбәр итә перинаталь үзәкле республика балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев