Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада «Өченче яшь университеты»ның 11нче чыгарылыш кичәсе узды

Киләсе елда ул үз эшен дәвам итәчәк.

Түбән Каманың «Өченче яшь университеты» студентлары укуларын тәмамлады.

Чыгарылыш кичәсенә студентлар отчет концерты әзерләгән, һәркайсы үз талантларын күрсәткән. Бу әбиләр һәм бабайлар инде күптән картлыкның кайгы өчен сәбәп түгеллеген исбатладылар. Яңа белем, актив яшәү рәвеше һәм аралашу аларның гомерләрен озайта.

Бу инде 11 нче чыгарылыш, укырга теләүчеләр күп. Көз көне меңнән артык пенсионер гариза биргән булган. Факультетлар саны да артты, «Инглиз теле» һәм «Медицина белемнәре нигезләре» кебек яңа төркемнәр барлыкка килде. Факультетларның мондый муллыгына пенсионерлар шат кына.

Университетның иң мөһим кыйммәте шунда: өлкән яшьтәге кешеләр иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, актив сәламәт яшәү рәвеше алып бара, шулай ук аралашалар да. Түбән Кама университеты республикада иң яхшысы дип танылды.

Чыгарылыш кичәсе үтте, укытучылар лаеклы бүләкләрен алды. Киләсе елда Өченче яшь университеты үз эшен дәвам итәчәк. Һәм сафлар яңа студентлар белән тулыланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев