Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада көзен югалган 33 яшьлек Алексей Бубновны эзлиләр

Эзләү эшләре инде ике ай дәвам итә.

Түбән Камада 33 яшьлек Алексей Бубновны әлегә кадәр тапмаганнар, дип хәбәр ителә «ЛизаАлерт» эзләү отрядының рәсми паблигында.

Хәбәр ителгәнчә, Алексейның кайда булуы турында 2022 елның 12 ноябреннән бернинди мәгълүмат та юк.

Югалган көнне аны 121 нче маршрут буенча йөрүче автобуста күргәннәр. Алексей Бубновның буе 170 см, арык тәнле, чәчләре ачык коңгырт, күзләре зәңгәр, өстенә соры җиңле кара куртка, кара спорт чалбары, шул ук төсле кроссовкалар һәм шапка кигән булган.

Югалган кешене эзләүдә ярдәм итә алучыларның барысыннан да 8 (800) 700-54-52 телефоны буенча эзләү отрядының кайнар линиясенә шалтыратуларын сорыйлар (шалтырату бушлай).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев