Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада ике яңа мәктәп һәм балалар бакчасын карап тотуга ТР бюджетыннан 49 млн сум бүлеп бирелде

Түбән Камада район һәм шәһәр Советларының уртак сессиясе узды.

Депутатлар караган мәсьәләләрнең берсе — 2022 елга район бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү.

Депутатларга Түбән Кама муниципаль районы бюджетының керем һәм чыгым өлешен республика бюджетыннан кергән 55,8 млн сум хисабына ачыкларга тәкъдим иттеләр. Бу акчаларның максатчан характеры бар һәм алар билгеле бер эшкә юнәлтелергә тиеш.

Шуның 49 млн сумы «Адымнар» мәктәбе, 38нче лицей һәм 100нче «Эврика» балалар бакчасын карап тотуга юнәлдереләчәк.

Калганы студентларга стипендиягә, грантларга, спорт тренерларына һәм социаль-мәдәни өлкә яшь белгечләренә премияләргә китәчәк.

Ел башына Түбән Кама муниципаль районы бюджеты акчалары исәбеннән 7 млн 454 мең сум күләмендә каты көнкүреш калдыклары чыгару өчен түләнәчәк. Моннан тыш, эшче һөнәрләр чемпионатында катнашучыларны акчалата бүләкләү, яшь укытучыларга пособие бүлеп бирү, Борок, Чайка һәм Түбән Афанасово бистәләрендә күп балалы гаиләләр өчен бирелгән участокларда юлны төзекләндерү каралган

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев