Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Хатаханәгә барлыгы 467 пациент китерелгән.

Узган атнада «ашыгыч ярдәм» бригадалары түбәнкамалыларны коткарырга 1 181 тапкыр юлга чыккан.

Түбән Кама үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән. Инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә 13 пациент китерелә, инсульт белән 19 кеше хастаханәгә эләгә.

4 кеше пешкән җәрәхәтләр белән табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 90 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. 110 кеше табибларга респиратор авыру билгеләренә зарланган. 

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тарафыннан хастаханәгә 467 пациент китерелгән, шуларның 220се хастаханәгә озатылган, калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев