Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада Түбән Кама муниципаль район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 1 133 тапкыр кешеләрне коткарырга чыккан. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер атна эчендә ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тарафыннан хастаханәгә 478 пациент китерелә, шуларның 197се хастаханәгә озатыла. Калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелә.

Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Өч пациент пешкәннән соң яралар белән табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, ә ике кеше салкында туңу белән китерелгән. 98 кеше көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр ала.

Моннан тыш, табибларга салкын тиюдән 80 кеше зарланган. Инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә 21 пациент китерелә, ә инсульт белән унике кеше хастаханәгә эләгә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев