Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 59 бала дөньяга килгән

Шуларның 25е — чит шәһәрнекеләр.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә бер атна эчендә 59 бала туган. Шуларның 25е — башка шәһәрләрдән, дип хәбәр итә шәһәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Ххатын-кызлар консультациясендә 1,25 меңгә якын йөкле хатын-кыз исәптә тора, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 19 сабый һәм 12 әни дәвалана.

Моннан тыш, узган атнада балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 342 мөрәҗәгать килгән, тагын 83 кеше перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш, 382 бала ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә килгән, ә 341 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Шулай ук хастаханәдә бүгенге көндә стационар дәвалануда 236 пациент булуын билгеләп үттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев