Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 54 бала туган

Шуларның унысы - башка шәһәрнекеләр.

Узган атнада Түбән Камада 54 бала дөньяга килгән, шуларның 10ысы — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта Перинаталь үзәкле Түбән Кама балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук бер атна эчендә шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 589 мөрәҗәгать теркәлгән. 234 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 64 мөрәҗәгать перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә теркәлгән.

283 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. 234 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Стационар дәвалануда 187 пациент бар.

Хатын-кызлар консультациясендә 1 075 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 17 сабый һәм 10 әни дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев