Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 53 сабый дөньяга килгән

Хатын-кызлар консультациясендә 1 220 йөкле хатын-кыз исәптә тора.

Узган атнада Түбән Кама перинаталь үзәгендә 53 сабый туган, шуларның җидесе — чит шәһәрләрдән. Бу хакта перинать үзәк белән шәһәр балалар хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта яңа туган һәм җитлекми балалар патологиясе бүлегендә 16 сабый һәм биш әни бар. Хатын-кызлар консультациясендә 1 220 йөкле хатын-кыз исәптә тора.

Моннан тыш, бер атна эчендә хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә 319 мөрәҗәгать һәм перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 65 мөрәҗәгать кабул ителгән. Моннан тыш, поликлиникага 364 бала ОРВИ диагнозы белән килгән, ә 375 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Стационар дәвалауда 259 пациент бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев