Түбән Камада бер атна эчендә 46 бала дөньяга килгән
Шуларның 12се — башка шәһәрнекеләр.
Түбән Кама перинаталь үзәгендә бер атна эчендә 46 бала дөньяга килгән, шуларның 12се — башка шәһәрнекеләр.
Шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә 402 мөрәҗәгать теркәлгән, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә — 95 мөрәҗәгать, дип хәбәр итә больницаның матбугат хезмәте.
625 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. 475 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Хатын-кызлар консультациясендә 1 186 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалануда 293 пациент бар. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 19 бала һәм 13 әни дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев