Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 43 сабый туган

Шуларның 11е башка шәһәрләрдән.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә узган атнада 43 бала туган. Шуларның 11е башка шәһәрләрдән, дип хәбәр итә шәһәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Хәбәр итүләренчә, яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 28 сабый һәм 15 әни бар. Ә хатын-кызлар консультациясендә 1,2 меңнән артык йөкле хатын-кыз исәптә тора. 

Моннан тыш, балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә узган атнада 386 мөрәҗәгать һәм перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә тагын 69 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Өстәвенә, 508 бала ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә килгән, ә 511 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Стационар дәвалануда исә 261 кеше.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев