Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 42 бала дөньяга килгән

Хатын-кызлар консультациясендә 1 247 йөкле хатын-кыз исәптә тора.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә бер атна эчендә 42 бала дөньяга килгән. Шуларның бишесе — чит шәһәрләрдән, дип яза шәһәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, хатын-кызлар консультациясендә 1 247 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 17 сабый һәм 14 әни бар.

Бер атна эчендә хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә — 360, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 75 мөрәҗәгать килгән. Тагын 550 бала ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә килгән һәм 438 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Стационар дәвалауда 264 пациент бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев