Түбән Камада бер атна эчендә 33 бала дөньяга килгән
Шуларның сигезе — башка шәһәрнекеләр.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә бер атна эчендә 33 бала туган. Шуларның сигезе — башка шәһәрнекеләр, дип хәбәр итә район балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.
Шулай ук хатын-кызлар консультациясендә меңнән артык йөкле хатын-кыз исәптә тора.
Шул ук вакытта 322 пациент стационар дәвалануда. Бер атна эчендә балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә — 436, ә перинаталь үзәктә 93 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Моннан тыш, 593 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. Тагын 301 пациент ярдәм сорап травматология пункты табибларына мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев