Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада балага суккан тәрбиячене хөкем итәчәкләр

Тәрбияче үз гаебен тулысынча таныган.

Тикшерүчеләр Түбән Кама районындагы бер балалар бакчасында сабыйга суккан тәрбиячегә карата кузгатылган җинаять эшен судка тапшырды. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Сентябрь аенда Кама Аланы бистәсендәге «Золотая рыбка» балалар бакчасының 69 яшьлек хезмәткәре бер сабыйга кул күтәргән. Бу хәл уен зонасында булган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, тәрбияче кызның аркасына һәм битенә ким дигәндә 8 тапкыр суккан.

Тәрбияче үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше судка тапшырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев