Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы тугызынчы майга кадәр үзгәрәчәк

Маршрутлар 5, 7 һәм 8 майда 12:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәм 9 майда бәйрәм вакытында 7:30 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр үзгәрәчәк.

Түбән Камада Җиңүнең 78 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле рәвештә автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрә. Үзгәрешләр Ахтубинская, Cпортивная һәм Гагарин урамнарына кагылачак, дип хәбәр итә шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте.

Маршрутлар 5, 7 һәм 8 майда 12:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәм 9 майда бәйрәм вакытында 7:30 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр үзгәрәчәк:

5 һәм 55 нче маршрутлар: Төзүчеләр проспекты — Химиклар проспекты — Вахитов проспекты — Гагарин урамы һәм аннан соң гадәти маршрут буенча барачак;
5А номерлы маршрут: Гагарин урамы — Вахитов проспекты — Химиклар проспекты — Төзүчеләр проспекты һәм аннан соң гадәти маршрут буенча;
10 нчы маршрут: Химиклар проспекты — Вахитов проспекты — Гагарин урамы — Лесная урамы һәм аннан соң гадәти маршрут буенча бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев