Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы узды

Кунаклар илнең 9 төбәгеннән, республиканың 23 районыннан килде.

Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Камада «Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары» дип исемләнгән күчмә утырышы узды. Илнең 9 төбәгеннән, республиканың 23 районыннан килгән кунаклар оешманың Түбән Кама бүлеге эше белән таныштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге төрле чаралар аша милли гореф-гадәтләрне торгызу, хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын билгеләү, аны төрле яктан килгән зат итеп күрсәтүне максат итеп куя. Ә күчмә утырыш төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштырып, алар үрнәгендә үсеп килүче буында милли үзаң, патриотик хисләр тәрбияләүне максат итеп куйган чараларны берләштерде.

Очрашу районыбызның Ташлык авылына экскурсия белән башланды. Юлда барганда кунакларга Түбән Кама шәһәре һәм районының тарихы, аның данлыклы шәхесләре турында сөйләделәр. 

Кунакларны Ташлык авылында гармунчылар ансамбленә кушылып, җыр белән авылның киң күңелле халкы каршы алды. Милли ризыгыбыз чәкчәктән авыз иткәч, ханым-туташларны, төркемнәргә бүлеп, авыл мәчете, балалар бакчасы, китапханә һәм туган якны өйрәнү музее эше белән таныштырдылар. 

Ташлыктагы очрашуның кульминацион ноктасы — Түбән Кама төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе, Ташлык авылы тарихына багышланган китаплар авторы Айдар Хәмзиннең «Ташлык. 2020-2021 еллар», «Ташлык. 1939-1945 еллар» китапларын кунакларга тәкъдим итү булды. 

Калфаклы ханым-туташларга инде менә өченче ел уңышлы гына эшләп килүче «Кулыңнан гөлләр тама» проекты турында да сөйләделәр. Кол Гали исемендәге милли китапханәнең «Ак калфак» оешмасының Түбән Кама бүлеге белән уртак проекты ул. Аны китапханә хезмәткәре Эльмира Гайнемөхәммәтова алып бара. Шушы вакыт эчендә ничәмә-ничә түбәнкамалыны калфак тегү серләренә өйрәтте ул! Ә агымдагы елдан проектка шәһәребезнең медицина көллиятендә белем алучы кызлар да кушылды. Эльмира апалары белән калфак, изү, билбау тегәргә өйрәнделәр. Хезмәт җимешләрен кунакларга да күрсәттеләр. Халыклар дуслыгы йортында узган чара, чын мәгънәсендә, гүзәллек һәм зәвык бәйрәменә әйләнде. 

Кунакларга Түбән Каманың үрнәк гаиләләре белән дә танышырга насыйп булды. Ә чын татар гаиләсе нинди булырга тиеш, дигән сорауга, һичшиксез, Фәсхетдиновлар, Ризаевлар, Фәйзуллиннар кебек дип җавап бирергә кирәктер! Бәхетләрен тырыш, фидакарь хезмәтләре белән тапкан гаиләләр алар. Осталык-сәләтләре белән аккалфаклыларның да күңелләрен яуладылар. Ризаевлар балалары, оныкларында туган телгә мәхәббәтне сөекле Тукаебыз шигырьләре аша тәрбияләсә, пандемия вакытында үзләре яшәгән йорт ишегалдында туганнары өчен Сабан туе үткәргән Фәйзуллиннар ул-кызларына бу җылы хисне халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары аша сеңдерергә тырыша икән. Фәсхетдиновларның чыгышы да ихласлыгы, җылылыгы белән аерылып торды. Алар башкаруындагы бишек җырларын кем генә тыныч күңел белән тыңлады икән?! 

Халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музееннан да кунаклар зур тәэсирләнү белән чыктылар, аның үзенчәлекле иҗаты аларны динебез, тарихыбыз, мәдәниятебез турында тирән уйлануларга этәрде. 

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында үткән кичә дә шушы фәлсәфәне дәвам итте, кунаклар ил-киләчәк, милләт, телебез язмышы хакында уйландылар, геройлар белән бергә моңландылар, хәсрәтләнделәр. «Гөргөри кызын бирә» спектакленнән өзекне карап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Театрның баш режиссеры, халык артисты, күп премияләр иясе Рөстәм Галиев кунакларга театрыбызга багышланган, яңа гына табадан төшкән «...чаклар» китабын бүләк итте. 

Бөек Тукаебызга хөрмәт йөзеннән, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, аккалфаклылар Г.Тукай исемендәге үзәк һәм «Апуш» балалар үзәк китапханәсенә юл тотты. 

Оешма әгъзаларының Түбән Камага эш сәфәре «Адымнар» полилингваль мәктәбендә пленар утырыш белән тәмамланды. Кунакларны фойеда курайчылар ансамбле каршы алды. Ханым-туташлар татар халкының кунакчыллыгын чагылдырган фотозона яныннан да тыныч кына үтеп китә алмады. Кол Гали исемендәге милли китапханә кызлары белән истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр шулкадәр күп иде, берзаман хәтта чират та хасил булды. 

Чара данлыклы «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән башланып китте. «Ак калфак»ның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина оешманың башкарылган эшләренә, ирешелгән уңышларына тәфсилле анализ ясады. Утырышның иң күңелле мизгелләре, мөгаен, телем, милләтем, дип янып яшәгән, бу өлкәдә зур эшләр башкарган ханымнарны бүләкләү тантанасы булгандыр.

Бүлек эшен «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да югары бәяләде. Үз чыгышында гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә хатын-кызның роле зур булуны билгеләп үтте, бала күңелендә туган телгә мәхәббәт хисен сабый бишектә ятканда ук сеңдерү кирәклеген ассызыклады. 

Чара югары дәрәҗәдә узды. «Якты йөзләренең нурын күңелләребезгә сеңдереп, Түбән Камадан көр күңел белән кайтып китәбез», — диде катнашучылар. 

Ләйсән Петрова, 
Кол Гали исемендәге милли китапханәнең баш китапханәчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев