Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама халкы өчен Раштуа бәйрәменә төрле чаралар әзерләнгән

Оештыручылар бай программа вәгъдә итә.

Түбәнкамалыларга 7 гыйнварда шәһәрдә кая барырга мөмкин булуы турында сөйләделәр.

Иртәнге 10 сәгатьтә үк һәркемне Воскресения Христова храмында «Поём и славим Рождество!» бәйрәм концертында көтәләр. 

11:00 сәгатьтә «Велики» паркында Идел буе халыкларының хәрәкәтчән уеннары оештырыла.

13:00 сәгатьтә Красный ключ поселогы яр буенда «Рождественский квест» узачак, Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Свет Рождественской звезды» әдәби-уен программасы оештырылачак, ә халык иҗаты йортында бәйрәм концерты башланачак.

16:00 сәгатьтә шәһәр халкын һәм кунакларны «СемьЯ» шәһәр паркына «Кышкы моңнар» концерт программасына чакыралар. Ә кичке алтыда Т. Миңнуллин исемендәге татар драма театрында «Көлмәгез — мин үлем» комедиясен карарга мөмкин.

Моннан тыш, Яшь тамашачы театрында 11:00 һәм 16:00 сәгатьләрдә «Игрушечный домик господина Дроссельмейера» тамашасы узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев