Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама укучылары өчен атнага ике тапкыр экскурсия үткәрелә

Түбән Кама музейларында һәм театрларында планлаштырылган чаралар эстетик зәвык тәрбияләргә, мәдәниятләрнең төрлелегенә караш формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Түбән Кама муниципаль районында Татарстан телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе утырышында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында уздырыла торган чараларның муниципаль планы турында фикер алыштылар. Эшлекле киңәшмә шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина рәислегендә узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ай саен, атнага ике тапкыр, шәһәр мәктәпләре укучылары өчен «Мәдәниятнең кыйммәтле хәзинәсе» проекты кысаларында танып белү экскурсияләре уза. Бу ел башыннан шәһәрнең 500дән артык укучысы Түбән Каманың милли-мәдәни җәмгыяте халыкларының гореф-гадәтләре белән танышты, халык бәйрәмнәре, костюмнар, музыка кораллары, милли композиторлар, шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты турында белде.

Эшнең кызыклы форматы булып, торак пунктларның иң өлкән кешеләре белән очрашулар һәм әңгәмәләр тора. Алар үзләренең яшьлекләре, ничек вакыт үткәргәннәре, ничек яшәгәннәре, безнең җирлектә нинди кием, бизәнү әйберләре һәм борынгы уеннар булганнары турында сөйли.

Моннан тыш, Түбән Кама музейларында һәм театрларында планлаштырылган чаралар эстетик зәвык тәрбияләргә, мәдәниятләрнең төрлелегенә караш формалаштырырга ярдәм итәчәк.

«Халык традицияләрен өйрәнү, саклау, үстерү һәм популярлаштыру буенча эшләр күп үткәрелә һәм безнең өчен иң мөһиме: шәхесне югалтмау, халык чыганакларына, тарихына, теленә, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау бурычы кала», — диде Гүзәл Мөбарәкшина.

«Түбән Кама һәрвакыт безнең җирлектә яшәүче халыклар арасында дуслык, тынычлык, татулык территориясе булды, безнең бурыч — бу традицияләрне дәвам итү, бердәм булу, чөнки безнең уңышыбызның һәм чәчәк атуыбызның нигезе аларга бәйле», — диде Марина Камелина.

Фото: tat.e-nkama.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев