Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама районының Югары Уратма авылында тиздән ФАП ачылачак

Төзелешкә федераль бюджеттан 8 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Югары Уратма авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә.

Якын арада медицина учреждениесе файдалануга тапшырылачак, диелә «Бердәм Россия» партиясенең социаль челтәрләрдәге битендә.

ФАП Югары Уратма халкына гына түгел, Түбән Кама муниципаль районының Макарово авыл җирлегенең башка авылларына да хезмәт күрсәтәчәк.

Эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында башкарыла. Бу максатларга федераль бюджеттан 8 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Быел Татарстанда барлыгы 23 ФАП төзелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев