Түбән Кама районында халык саны хезмәт миграциясе хисабына арткан
Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев хәбәр итте.
Түбән Кама районы халкы 2023 елда хезмәт миграциясе хисабына 1 237 кешегә арткан.
Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев хәбәр итте.
2023 ел нәтиҗәләре буенча районда халыкның табигый кимүе билгеләнә — 1,1
«Халыкның табигый кимүе дәвам итә, әмма безнең бурыч — гомуми үлем санын киметү һәм туучылар санын арттыру хисабына уңай баланска ирешү», — диде Мерясев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев