Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама районында яшәүчеләр 140ка якын агач утыртты

Түбән Кама районында авыл халкы «Экояз» экологик акциясендә катнашты.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов үзенең ВКонтакте сәхифәсендә хәбәр итә.

Акция кысаларында авыл халкы территорияне чистартып, тәртипкә китерде. Авыл халкының көче белән 380 кубометр чүп-чар җыелды. Моннан тыш, агачлар утырту да дәвам итә. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Исегездәме, Сименеево авылында таудан чана шуу урыны? Халык бу территорияне төзекләндерергә карар итте, бүген анда 140ка якын имән һәм чыршы үсентесе утыртылды. Мин дә яхшы традициягә үз өлешемне керттем», — диде Альфред Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев