Түбән Кама районында боз кичүе ачылды
Кичү тәүлек буе эшли.
Бүген, 22 декабрьдә, Түбән Кама янында Покровское авылы — Красный Ключ поселогы маршруты буенча Кама аша боз кичүе ачылды. Кичү тәүлек буе эшли.
Юл бәясе — 3,5 тоннага кадәр булган барлык автомобильләргә 250 сум. Шулай ук бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәү буенча тикшерү үткәрелде.
Түбән Кама районында Яңа Кама аръягы поселогы — Соколка авылы маршруты буенча икенче кичү ачылышка әзерләнә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев