Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама районы Ширәмәт авыл җирлегендә халык җыены узды

Авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин узган елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә халык белән җыелышлар дәвам итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов яза.

Халык җыены Ширәмәт авыл җирлегендә узды. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов халыкны районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин узган елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

Моннан тыш, халыкны борчыган проблемалы мәсьәләләр, медицина ярдәме күрсәтү, су һәм җылылык белән тәэмин итү, юлларны ремонтлау турында да фикер алыштылар. Барлык сорауларга да белгечләр җавап бирде. Өйрәнүне таләп итә торган кайбер сораулар контрольгә алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев