Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама предприятиеләрендә һәм оешмаларында 2,5 меңнән артык ачык вакансия бар

Социаль-икътисади үсеш рейтингында Түбән Кама узган ел 5 нче урында иде.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан шәһәрләре арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында Түбән Кама 5 нче урында иде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илназ Мөхәммәтҗанов сөйләде.

Аның каравы җәлеп ителгән инвестицияләр буенча Түбән Кама муниципаль районы иң яхшысы булды, дип билгеләп үтте ул. 2022 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 150 миллиард сумнан артык тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк. Әлбәттә, инвестицияләрнең күп өлеше эре предприятиеләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларга туры килә.

Шулай ук доклад буенча, түбәнкамалыларның уртача хезмәт хакы узган ел 62 мең сум дәрәҗәсендә булган. 2021 ел белән чагыштырганда бу сан 12 процентка арткан.

Эшсезлек дәрәҗәсе, хезмәт биржасы мәгълүматлары буенча, 2022 елның декабренә кадәр бер проценттан кимрәк булган. Бу меңнән артык кеше. Шәһәр предприятиеләрендә хәзер 2,5 меңнән артык вакантлы урын бар.

Илназ Мөхәммәтҗанов үзмәшгульләр саны артуын аерым билгеләп үтте. Бер ел эчендә бу күрсәткеч 40 процентка арткан. Маркетплейслар аша эшләүче эшкуарлар саны да күбәйгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X