Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама Мэры Рамил Муллин медиаэффективлык рейтингында өченче баскычка күтәрелде

Тикшерүчеләр күрсәткәнчә, отчет чорында уңай эшләр җитәрлек булган.

«Исемлеккә район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлеген ачу, термнар эшен башлап җибәрү кергән. Шулай ук шәһәр мәктәпләренең биш көнлек укытуга күчүен, «Адымнар» мәктәбен ачуны һәм теплоходта йөрү рейсларын эшләтеп җибәрүне дә өстик», — диелгән документта. Бу хакта Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

2022 елның 3нче квартал (1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр) рейтингында беренче урында Казан мэры Илсур Метшин, икенче урында — Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов.

«ПромРейтинг» төзегән алдынгылар исемлегенә Татарстанның 101 дәүләт хезмәткәре кергән. Алар арасында министрлар, ведомство җитәкчеләре, шәһәр мэрлары һәм муниципаль район башлыклары бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев