Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама китапханәсенә китаплар бүләк иттеләр

Бу - танып белү, фәнни-популяр, фантастик китаплар.

Түбән Каманың 4нче гаилә китапханәсе яңа китаплар белән тулыланды. Хәйрия акциясе кысаларында СИБУР китапханәгә танып белү, фәнни-популяр, фантастик китаплар бүләк итте, дип яза Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә. 

«Без һәм шәһәр» коллекциясенә «Илебезнең иң яхшы 100 китабы» һәм «50 иң яхшы рәсемле китабы» дигән ике сайлап алу кертелде. Һәр басма балаларда һәм яшүсмерләрдә зур кызыксыну уята.

«Китапханәнең төп байлыгы — китаплар. Без китап укучыларыбыз өчен көтелмәгән бүләк алдык: СИБУРдан ике йөздән артык яңа китап. Нигездә, бу китаплар балалар һәм яшүсмерләр өчен безнең фондта булмаган китаплар. Без компаниягә рәхмәт белдерәбез», — ди китапханә мөдире Светлана Афонова.

Китапханә беренче укучыларын 1965 елда кабул итә. Бүген гаилә китапханәсе — якындагы берничә микрорайонның мәгълүмати һәм мәдәни-ял итү үзәге. Китапханә 2003 елда Сөембикә урамы, 59 адресы буенча яңа бинага күчә. Шул ук вакытта гаилә китапханәсе статусы һәм барлык яшь категорияләренә дә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге ала. Бүген китапханә хезмәткәрләре 5 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә.

Яшь китап укучылар беренчеләрдән булып, яңа китапларны күрергә һәм сайларга килде. Балаларда энциклопедияләр, комикслар һәм детективлар аеруча кызыксыну уятты. Китапханәчеләр балаларга авторлар турында мәгълүмат бирделәр һәм китапларның кыскача эчтәлеге белән таныштырдылар.

Китаплар коллекциясе Россия дәүләт балалар китапханәсенең тәкъдим итү исемлеге, Мәскәү Халыкара китап ярминкәсенең эксперт коллекциясе, «Креатив китапханә» һәм башка тәкъдим итү сервислары нигезендә төзелде. Бу әсәрләр — Россия һәм халыкара профессиональ премияләр лауреаты.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев