Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама делегациясе Йошкар-Олага федераль Сабантуйга китте

Быел федераль Сабантуй ике көн узачак.

Чәршәмбе, өченче июльдә, Түбән Кама делегациясе Йошкар-Олага 20 нче федераль Сабантуйга китте. Аның составында артистлар, спортчылар, медицина хезмәткәрләре, китапханә системасы хезмәткәрләре, администрация вәкилләре бар. Барлыгы 300 кеше.

Быел федераль Сабантуй ике көн узачак — бишенче июльдә спорт ярышлары планлаштырылган, ә алтысында — театральләштерелгән пролог булачак.

«Пролог ике өлештән торачак, беренче өлешне Түбән Кама, ә икенчесен Йошкар-Ола тәкъдим итә. Безнең пролог матур, истә калырлык булачак», — дип билгеләп үтте Түбән Кама прологы режиссеры Марат Абдуллин.

Фото: мэриянең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев