Хуш, җәй! Исәнме, көз! 4 сентябрьдә очрашу шәһәрдәшләрдә спорт белән шөгыльләнү теләге һаман да көчле икәнен күрсәтте. Шуңа күрә саубуллашырга ашыкмыйк. Барыгызны да 10 сентябрь - якшәмбедә булачак чираттагы тренировкага көтәбез.
Күнегүләр һәрвакыттагыча 10.00 сәгатьтә «Гаилә» һәм Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркларында һәм Кояшлы аланда узачак.
Программада:
10.00-10.20 сәгатьтә...

10.00-10.20 сәгатьтә - иртәнге зарядка,
10.30-11.10 сәгатьтә - функциональ тренинг,
11.20-11.50 сәгатьтә - тәннең сыгылмалылыгын арттыру күнегүләре.
Үзегез белән баш киеме һәм махсус келәм алырга онытмагыз! Чарага http://zelfi.ru/nijnekamsk/events/149 сайты аша теркәлүчеләргә 5 балл өстәлә. Шәһәр рейтингын http://zelfi.ru/nijnekamsk сайтыннан күзәтеп бара алачаксыз.
Шулай ук, 10 сентябрьдә велосипед отучыны бүләклиләр. Төп призга Ләйсән Сабирова ия булды. Яшел Фитнес командасы аны җиңүе белән котлый.
Нет комментариев