Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түләтергә вәгъдә бирделәр

Түбән Камада «Хокукый ярдәм көне» узды. Алиментлар алмаучы 30га якын кеше суд приставлары хезмәте, прокуратура, полиция, опека бүлеге һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре белән очрашты.

Татьяна Новикова алты яшьлек оныгы белән яши. Ике ай элек кызы үлгән, кияве качып йөри һәм берничек тә ярдәм итми. Бурычы – 500 мең сумнан артык. Әби әйтүенчә, улы әтисен бик көтә икән.
– Әти кеше баштан ук улын танырга теләмәде, шуңа күрә судка мөрәҗәгать иттек. Бала туганнан бирле бер тиен дә түләмәде. Улын күрергә дә теләми,– ди Татьяна. Аңа ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. 
Ирина Краснова да кызын үзе үстерә. Элекке ире бер миллион сумнан артык акча түләргә тиеш. Белгечләр әйтүенчә, аңа да, бурычлары булган башка кешеләргә дә түләргә туры киләчәк. Пристав кисәтүләре ярдәм итмәсә, аларга карата җинаять эше кузгатылачак. Хәзерге вакытта «кара исемлек»кә  2 меңнән артык кеше кертелгән. Аларның гомуми бурычлары 12 миллион сум тәшкил итә. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев