Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Үткәнәрне бергәләп барлыйк»

Түбән Кама шәһәре музеенда Совет чорын, тарихи мизгелләрне чагылдырган күргәзмә эшли. Монда йорт кирәк-яраклары, өс-киемнәре, чемоданнар, тегү машиналары, радиоалгычлар, башка бик күп төрле әйберләр урын алган. Бу экспонатларның күбесе хәзерге вакытта көнкүрештә кулланылмый да инде, хәтта сакланмый да, аларны бары тик музейларда гына күрергә мөмкин.

Күргәзмәдәге әйберләр үткәннәргә кабат әйләнеп кайтырга, яшьлек хатирәләребезне яңартырга этәргеч бирә. Ул вакытларда заманалар нинди генә авыр булмасын, кирәк-яракларны чират торып талонга сатып алырга туры килсә дә, бары тик күңелле бер мизгел булып кына искә төшә. Пионер лагерьларында ял иткәндә, йолдыз формасындагы учак янында, яхшы билгеләргә генә укырга дип ант бирүләр, «Время», «Спокойной ночи, малыши» тапшыруларын яратып караулар – болар барысы да күңелле мизгелләр. Ул чакларда кибеткә дә үрелеп ясалган яисә чүпрәк сумкалардан йөри идек. Сөт белән кефир пыяла һәм кәгазь савытларда сатыла торган иде. Бүгенге көндә андый савытлар музейларда гына саклана.
Заманалар үзгәрә, яңа ысуллар кулланыла, гомумән, хәзерге вакытта бөтен нәрсә дә үзгә, яңача, җаның ни тели шул бар. Әмма, совет чорындагы һәрбер мизгел, бәхетле балачак, яшьлек еллары онытылмаслык булып йөрәк түрендә саклана. Күргәзмәдә урын алган экспонатлар да моның дәлиле булып тора.
Тарихи мәгънәгә ия экспонатларны музейга тапшыручыларга аеруча рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Үткәннәрне бергәләп барласак, яшь буынга җиткерсәк, бернәрсә дә онытылмас, мәңгегә яшәр, тәрбияви чара булып та торыр иде.                                                      
Дания ВӘЛИЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев