Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тиздән каен урманы үсәр

«ТАНЕКО» АҖ коллективы, гадәттәгечә, Түбән Камада уза торган «Яшел дулкын» экологик акциясендә актив катнаша. Быел яшелләндерүгә компаниянең илледән артык хезмәткәре үз өлешен кертте.

Берничә ел дәвамында нефть эшкәртүчеләр Сөембикә урамын, Түбән Кама районының Афанас авылы янындагы боҗра чишелешеннән алып, урман хуҗалыгына кадәр автомобиль юлын яшелләндерү белән шөгыльләнәләр. Фотосинтез процессында агачларның углекислый газ йотып, кислород бүлеп чыгарулары хакында мәктәптә өйрәнгән ботаника дәресләреннән үк барыбыз да беләбез. Әлбәттә, юл кырыйларына агач үсентеләре утырту бик кирәкле эш.
Быел «ТАНЕКО» хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, күмәк рәвештә, бер-берсенә ярдәм итеп, 580 каен үсентесе утырттылар. «Россия символы» дип атарга яраклы бу агач очраклы гына сайланмаган: ул туфракка тиз яраша һәм яхшы үсеп китә.
– Һава торышына карап, үсентеләрнең 70-80 проценты тамыр җәя, – дип үзенең күзәтүләре белән уртаклашты хуҗалык цехы участок начальнигы Нәсим Гыйлаҗиев. – Агачларга су сибү һәм карау таләп ителә, аны административ-хуҗалык цехы хезмәткәрләре башкара. Гомумән, агачлар утырту – бик мөһим эш. Производствода да эшли һәм табигатькә дә ярдәм итә белүче актив һәм ярдәмчел коллективыбыз булуга мин бик шат.
«ТАНЕКО»да әйләнә-тирә мохитне саклауга аерым игътибар бирелә. Халыкара һәм Россия экологик стандартларын һәм нормаларын катгый үтәүдән тыш, компания Түбән Кама муниципаль районында экологияне яхшыртуга юнәлтелгән акцияләрдә даими катнаша. Исегезгә төшерәбез, «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән элек 473 гектарда яшелләндерү эшләре финансланган иде. Санитарсак зонасында ике миллионнан артык ылыслы һәм яфраклы агач утыртылды.
Людмила ФИЛИППОВА.
Р. Кутушев фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X