Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тиешенчә һәм вакытында үтәмәсәләр

Кулланучыга карата хезмәт тиешенчә үтәлмәсә – бу йөкләмәне бозу дигәнне аңлата. Бу вакытта закон бозучыны хокукый җаваплылыкка тарттырырга да була, ягъни чыгымнарны каплатырга, килешү шартлары үтәлмәгән өчен штраф түләтергә, алдан түләп куйган акчаны кайтарырга мөмкин. Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре, бер түбәнкамалыга, килешү шартлары вакытында үтәлмәү сәбәпле, кибеттән акча түләтергә ярдәм иткәннәр.

2018 елның июнь аенда ул кибетләрнең берсендә 2990 сумга кәрәзле телефон сатып алган. Гарантия вакыты узганчы, телефон ватылган – кабынмаган, шалтыратуларны кабул итмәгән, төймәләре эшләмәгән. Ноябрьдә кибеткә баргач, телефонны «гарантия буенча төзәтәбез», дип кабул иткәннәр. Кибет сатучысы кабул иткәндә, эшләмәвен раслап, акт тапшырган, төзәтүгә гариза яздырган. Әмма бер атнадан иргә «телефонда күрсәтелгән саннар тартмадагы саннар белән туры килмәве аркасында гарантия буенча хезмәт күрсәтүдән баш тартабыз» дигән хәбәр килгән. Кибет җитәкчелеге исеменә язылган дәгъва дә, нәтиҗәсен бирмәгән. 
Мәсьәләне үз көчләре белән хәл итә алмагач, кулланучы декабрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать иткән. Ул телефонын төзәтүгә инде каршы булган, акчасын кире кайтарырга теләгәнен белдергән. Ә Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» канунының 18 нче маддәсе буенча, кулланучы товарда җитешсезлекләр тапкан очракта, аны кире тапшырып, акчасын кайтыра алу мөмкинлеге хакында әйтелгән. Территориаль орган кибеткә гариза җибәргәч, компания җитәкчелеге акчаны кайтарырга ризалык биргән.
Әмма ирнең шатлыгы озакка бармаган, чөнки кибеткә барган саен, акчаны кайтармас өчен сәбәпләр табылып кына торган: я хезмәткәрләрнең вакыты юк, я менеджер башка офиска күчерелгән, я программа эшләми... Нәтиҗәдә, кулланучыга акчаны 2019 елның гыйнвар ае ахырында гына түләгәннәр. Бу вакытта да закон кулланучы ягына баса, чөнки акча 10 көн эчендә кайтарылмаса, сатучы товар бәясенең бер проценты күләмендә пени түли. Ир бу хокуктан файдаланган. Территориаль орган белгечләре аңа  килешү шартлары үтәлмәгән өчен акча түләтү, мораль зыянны каплау буенча судка дәгъва төзергә ярдәм иткәннәр. Суд аларны канәгатьләндергән, өстәвенә кулланучы таләпләрен ирекле рәвештә үтәмәгән өчен штраф та салган. 
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук дүшәмбе-пәңҗешәмбе 8.00-17.00 сәгатьтә, җомга 8.00-16.45 сәгатьтә 36-63-76 номеры буенча шалтырата аласыз. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев