Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Теләкләрне тормышка ашырыйк

НТР телекомпаниясе «Кыш бабай бул» акциясен быел да игълан итте. 11 нче ел рәттән шәһәрдәшләр ярдәме белән тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәчәкбез.

Шушы көннәрдә НТР хәбәрчеләре Түбән Каманың балалар йортына барганнар һәм анда тәрбияләнүче балаларның Кыш бабайга язган хатларын алып кайтканнар. Кемдер аннан матур күлмәк, кемдер кроссовкалар, кемдер уенчык сорый. Бу 28 хат телекомпания фойесындагы чыршыда эленеп торачак. Теләгән һәр кеше балаларының хыялларын тормышка ашыра алачак.
Шулай ук редакциягә үзегез теләгән әйберләрне алып килергә мөмкин. Алар ятимнәргә генә түгел, «Балкыш» социаль приют, «Веста» үзәге балаларына, инвалид балаларга, ветераннар йортында гомер итүче ялгыз пенсионерларга тапшырылачак.
Бүләкләрне җыя башладык инде. Адресыбыз: Химиклар урамы, 64а йорты. Тулырак мәгълүматны 8-(8555)40-07-70, 8(8555) 41-13-13, 8-917-937-30-77 номерларына шалтыратып белешә аласыз. Хатларны news@ntr-24.ru адресына юлларга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев