Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Телебез өчен борчылып

Ана теленә мәхәббәт, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауны гаиләдән башлап, соңрак тәрбия балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында да дәвам ителсә бик яхшы булыр иде дә... Тик соңгы араларда тел мәсьәләсен гаиләгә генә аударып калдыру сизелә шул.

Югары уку йортларында, киләчәк тормышта телнең дәрәҗәсе булмагач, аны өйрәнеп торуның кирәге юк, дип саный әти-әниләр үз чиратында. Менә шулай, гасырлардан гасырларга рухи мирас булып килгән ана телебез бүген дәүләт тарафыннан да, яшь гаиләләр өчен дә кирәксез, үги бала хәлендә.
Сүз дә юк, Аксакаллар шурасы балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә тора. Бакчаларда сабыйларны татарчага өйрәтү, аралашу максатында шактый күп эшләр башкарыла. Бу хакта мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фарил кызы белән очрашып, бик эчтәлекле фикер алышу булды.
Бераз саннарга күз салыйк әле: 2019 ел буенча безнең районда 96 балалар бакчалары эшли. Аларның 73е шәһәрдә, 29ы авылларда. Бу сан бакчаларга йөрергә тиешле балаларның 81,3 процентын тәшкил итә һәм республика күрсәткеченнән югары.
Хезмәтенә карап хөрмәте дигән гыйбарә бар. 66 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Ахатьева республика күләмендә үткәрелгән «Ел тәрбиячесе –2018» конкурсы җиңүчесе, VII Бөтенроссия конкурсында «Россия тәрбиячесе» исеменә лаек булган. 69 нчы һәм 70 нче балалар бакчалары «Мәктәпкәчә белем бирү үсеше» буенча 1230,15 миллион сумлык грантка ия булганнар. Кызыл Чишмәнең «Әкият» балалар бакчасы 250 мең сумлык Президент грантына, 77 нче балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына (500 мең сум) лаек булганнар.
Гөлнара Вәзиеваның мәгълүматын тыңлап, балалар өчен куанып утырдык. Бүгенге буын әти-әниләренә үз халкы белән горурлану, милли горурлык җитми. Гаиләдә нигез салынган тәрбия балалар бакчаларында дәвам итә, дәүләт тә шул турыда күбрәк кайгыртса, тәрбиячеләргә җиңелрәк булыр иде.
Без, аксакаллар, сәясәттә телләр торышында нинди эш алып барганын аңлыйбыз, телебез, халкыбыз яшәсен, чәчәк атсын өчен Россия һәм Татарстан республикасы конституцияләренә таянып, әби-бабайларыбызның тоткан кыйбласыннан тайпылмый эш алып барырбыз дип, Гөлнара Фарил кызына рәхмәт әйтеп, киңәшмәдән таралыштык.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, Аксакаллар шурасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев