Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Театр елында яңа проект

«Бердәм Россия» партиясенең Театр елына багышланган киңәшмәсе узды. Анда партиянең җирле бүлеге сәркатибе Айдар Метшин, шәһәр Советы депутатлары һәм Түбән Камада эшләүче театр җитәкчеләре катнашты.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына быел 30 ел тула. Ул үзенең юбилеен төзекләндерелгән, яңартылган матур бинада каршы алачак. Бу – театр яратучылар өчен сөенечле зур вакыйга. Шәһәребездә хәзерге вакытта барлыгы 11 театр бар. Алар арасында «Мунча ташы», «Карнавал» кебекләренең даны Россиягә таралган. Болардан тыш, 36 театр студиясе һәм коллективы уңышлы гына эшләп килә. Быел Түбән Камада тагын бер яңа проект  – театр коллективларының муниципаль фестивале үз эшен башлар дип көтелә.
Киңәшмәдә Яшь тамашачы театрының үз сәхнәләре булмау мәсьәләсе да күтәрелде. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев